Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белоруссиядә җитештерелгән сөт продукциясенә чикләүләр бетерелә

Россельхознадзор Белоруссиядән кертелгән сөт продукциясенә булган чикләүләрне бетерә башлый.   

 

11 июньнән Россельхознадзор Белоруссиядән кертелгән өч предриятиягә булган сөт продуктларын Россиягә кертүне тыюны бетерә. Каймак, күләме 2,5 литрдан күбрәк булган савытлардагы сыворотканы кертү дә рөхсәт ителә. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

Сайттагы хәбәрләр буенча, Россиягә сөт кертү Барановичи сөт комбинатына, Ляховичский сөт заводына һәм Волковысскийның “Беллакт” ААҖ рөхсәт ителә.

Россиягә сөт кертүне тыю ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен 6 июньдә кертелгән иде.

Бу җомгада РФ белән Белоруссиянең вице-премьерлары - Алексей Гордеев һәм Михаил Русый очрашуында сөт ризыклары белән килеп чыккан бу хәлләрне тәртипкә салу турындагы документлар каралды дип хәбәр ителә.

Якын көннәрдә булган проблемаларны бергәләп чишә башлаячакбыз. Көн кадагында шуларны планлаштырабыз. Яңа ачылган предприятияләр бу кабул ителгән шартларга туры китереп эшләячәк, дип хәбәр итте Гордеев “Интерфакс”ка.

Шимбә көнне Россельхознадзор, ветеринария департаменты һәм Белоруссиянең сату-алу эшләрен күзәтү үзәге 2018 елда сөт продукциясен сатып алуны тыйган карарны юкка чыгарды. Сөт сатып алуга рөхсәт иң башта алда әйтелеп киткән 3 предприятиягә бирелде.

Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, бу елның 5 аенда Белоруссиядән Россиягә 18,6 мең тонна сөт, 32,6 мең тонна коры сөт продукциясе кертелгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда азрак - былтыр бу күрсәткечләр 22,2 мең һәм 55,5 мең тонна булган. 
 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/14/165847/

https://pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев