Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без – бердәм, дус халык

Татарстан - милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклаучы күп гасырлык тәҗрибәсе булган регион. Аның нигезен тотрыклылык, тынычлык-иминлек дәлиле тәшкил итә һәм республиканың гөрләп үсүендә көчле фактор булып тора. Татарстан үсешендә толерантлык традицияләре, мәдәният, этнослар мөһим роль уйный. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хакимияте алып барган сәясәт Татарстаныбызда яшәүче 115 төрле...

Татарстан - милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклаучы күп гасырлык тәҗрибәсе булган регион. Аның нигезен тотрыклылык, тынычлык-иминлек дәлиле тәшкил итә һәм республиканың гөрләп үсүендә көчле фактор булып тора.


Татарстан үсешендә толерантлык традицияләре, мәдәният, этнослар мөһим роль уйный. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хакимияте алып барган сәясәт Татарстаныбызда яшәүче 115 төрле милләтнең теленә хөрмәт тәрбияләүгә, булышлык күрсә-түгә юнәлдерелгән. Әнә шул максат белән һәр елны 26 апрельдә Туган тел көне үткәрелә.
Безнең районда егерме төрле милләт вәкиле бар. Арада күпчелекне татар, рус, чуаш һәм мордва халкы алып тора. Алар үзара, нәкъ Тукай әйткәнчә, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып яши. Узган ел этникара мөнәсәбәтләрне җайлау төркеме райондагы 305 кеше арасында «Безнең шәһәр һәм районда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ничек бәялисез» дигән сораштыру үткәргән иде.
Нәтиҗәсе сөендерә: 289 респондент уңай һәм тыныч, дигән. Шәһәр һәм район күләмендә үтүче бәйрәм-кичәләрдә төрле милләтләрнең иҗат коллективлары бергә чыгыш ясый. Мәсәлән, күптән түгел узган Нәүрүз бәйрәмендә татарлар янына таҗик, үзбәк диаспоралары кушылды, алар милли ризыклары белән килгән барлык халыкны сыйлады, җыр-моңның төрле телдәгесе яңгырады. Мордваларның милли колоритын саклаучы «Эрзянка» фольклор коллективы, ә чуашларның «Шура-хуран» коллективы бар. Ә үзебезнең «Чишмә», «Зиләйлүк», «Сүнмәс ялкын» ансамбльләре - татар халкының милли көен яшь буынга җиткерүче бит.
- Әлеге ансамбльләр - төрле милләт бәйрәмнәренең үзәгендә, бер чара да алар чыгышыннан башка үтми, - ди Мәдәният идарәсе белгече Анна Ильина. - Концерт-кичәләрдә бер халыкны да катнаштырмый калдырмыйбыз. Бер сәхнәдә чыгыш ясап, дус-татулыкны күрсәтәләр, - ди. Менә шундый сыйфатларны үзендә туплаган авылларыбыз да бар бит әле.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 30 нчы номер, 24 апрель, 2015 ел саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев