Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Без — бертуганнар» конкурсы җиңүчеләре билгеле

«Заман сулышы» сайтында 8-24 апрель аралыгында «Без — бертуганнар» конкурсы үткәргән идек.

Катнашучылардан фотолар 8-21 апрель көннәрендә кабул ителде. 22-23 апрель көннәрендә «Заман сулышы» сайтында фотолар өчен тавыш бирү узды. 24 апрель көнне конкурсның җиңүчесе билгеле булды. Иң күп тавыш бирүчеләр арасында бер урын билгеләнде.

Конкурсыбызда катнашырга теләк белдергән 31 кешедән фотолар кабул иттек. Шәһәр-районда дус-тату, бердәм булып яшәүче туганнар шактый икән. Арагызда 6-8 кешедән торган гаиләләр дә булды. Бер гаиләдән дә кабул итмичә калдырмадык, гәрчә, конкурсыбыз бертуганнар арасында булса да, икетуган, өчтуганнар белән бергә төшкән фотоларны да кабул иттек. 

Фотоларны «Лениногорск яңалыклары» ВКонтакте социаль челтәрендә һәм «Заман сулышы» сайтында урнаштырып бардык. Туганнарга тавыш бирә алсын өчен уңайлы шартлар тудырдык. Алар өчен «лайк»лар куйдыгыз.

«Без — бертуганнар» конкурсында иң күбе — 653 «лайк» җыеп Мөхәмәтҗановлар гаиләсе җиңү яулады. 

Конкурсыбызда катнашкан һәм җиңүчеләрдән әз генә калышкан гаиләләр турында да язып үтәбез. 

Мәсәлән, Сарабиккол авылыннан Минегали, Гөлсинә, Габбас, Гөлфия, Сирин, Салих, Инсаф Камалтдиновлар гаиләсе 492 «лайк» җыйган.


Минзилә Галлямова туганнары белән 404 «лайк»ка ия булган. 

4 бертуган — Исмагиловалар 163 «лайк» иясе. 

Наилә һәм Сарыйм Ракиповлар: Светлана, Роза, Зәмзәмия, Рошания, Газинур, Салават һәм Рафилә туганнары белән 131 «лайк».

Конкурсыбызда Азнакай районы Югары Стәрле авылыннан Галиуллина Сәрия, Миләүшә, Гөлзирә апа да катнашты. Алар 77 «лайк» иясе. 

Конкурс булгач ярыш бит инде ул. Катнашырга теләк белдергән барлык гаиләләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез. Әле сайтыбызда ел дәвамында конкурслар тагын үткәреләчәк. Катнашыгыз. Бәлки, сезгә башка конкурста бәхет елмаер, бүләксез калмассыз. Җиңүчене редакциядә көтеп калабыз. 

Безнең «Лениногорск яңалыклары» ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм-каналларына кушылыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев