Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинны яклап, социаль челтәрләрдә петиция чыкты

Татарстан Тикшерү комитеты каракларны үтергән эшмәкәргә карата ачылган җинаять эшен гамәлдән чыгару белән риза булмыйча, шикаять бирергә ниятли.

Социаль челтәрләрдә Бөгелмә эшмәкәрен яклап петиция урнаштырганнар.

«Бөгелмәдә яшәүче Евгений Деданин бөтен ил өчен кыюлык һәм осталык үрнәге булды: ул ике бандитка каршы көрәштә үз гаиләсен геройларча яклады», - дип яза мөрәҗәгать авторы. «Гаиләсен коткарган геройны төрмәгә утыртырга юл куймагыз! Евгений Деданиннан кулларыгызны алыгыз!» дип аталган петиция мең ярымга якын имза җыйган инде.

12 сентябрьдә Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинның өенә битлек кигән талаучылар бәреп кергән. Җинаятьчеләр йорт хуҗасын, аның хатынын һәм Деданиннарның гаилә дустын бәйләп салган. Кайсыдыр мизгелдә Деданин һәм аның дусты баудан ычкынган. Җинаятьчеләргә каршылык күрсәткән вакытта эшмәкәр пычак алып, аларның һәркайсына берничә мәртәбә кадаган. Алган җәрәхәтләрдән ир-атлар һәлак булган.

Һөҗүм итүчеләрнең нинди шартларда үлүен билгеләргә ярдәм итәчәк тиешле барлык экспертизаларны үткәрү өчен, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе тикшерү органнары тарафыннан Евгений Деданинга карата җинаять эше кузгатылган.

ТР прокуратурасы Деданинга карата җинаять эше кузгату турындагы карарны гамәлдән чыгарган. Шул сәбәпле, Татарстан Тикшерү комитеты прокуратура карары белән риза булмыйча шикаять бирергә ниятли. 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/17/171686/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев