Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген, 1 март - Песиләр көне

1 мартта Россиядә Мәчеләр көнен билгеләп үтәләр. Песи дип тә атыйбыз инде аны, алай исеменә җисеме туры килеп йомшаграк яңгырый кебек. Мыраубатыр һәм Мыекбикәләребездән башка тормыш бигрәк күңелсез булыр иде. Алар хөрмәтенә бүген кечкенә генә сораштыру уздырдык.

Алия Исрафилова, җырчы:  

- Песиләрне электән яратам, әти-әниләр белән бергә яшәгәндә Сандугач, британия токымлы Лорд кушаматлылары бар иде. Башка йортка күченгән чакта Лорд та алар белән китте. Берара тормышыбызда авыр мизгелләр кичердек, янга утырып сырпалана торган йомшак җан иясе булуын теләдем. Улыбыз Сәлим сорый дигән булып, бу хакта якыннарыма әйттем дә бертуган сеңлем Альбина Яңа елга песи баласы бүләк итте. Аңа кушаматны үзем сайладым — Мәйсәрә. Чөнки «Зәңгәр шәл» — яраткан пьесаларымның берсе, андагы җырларны да бик ошатам. Песи дә кабул итте, тәүге тапкыр Мәйсәрә дип эндәшүгә үк безнең якка борылып куйды. Тыныч холыклы, үз җае белән генә йөри, бөтенләй диярлек тавышы чыкмый, башта саңгырау түгелме икән дигән шик тә туган иде. Гаиләбезгә нык килешеп тора. Бик итагатьле булса да, өстәлгә менә торган начар гадәте бар, ачулангалап торам.

Дилә Нигъмәтуллина, җырчы: 

- Йорт хайваннарын бик яратам — этләрне дә, песиләрне дә. Сәфинә дүрт аяклы дус алуны күптәннән сорый. Йоны коела, исе килә дип моңарчы фатирда тотарга каршы идем, хәзер песиле булып куйдык, әтисе яссы колаклы шотланд токымлыны бүләк итте. Бусябыз бик көйсез, кире, үзен Патшабикә кебек тота. Ягымлы чаклары бик сирәк, үзе килеп сырпаланмый, сөяргә рөхсәт итәргә мөмкин. Токымлы песиләр шундый була дип сөйләгәннәрен ишеткән бар иде, ләкин үзләрен болай ук эре тоталар дип уйламый идем. Бик сайланып кына, ризыкның сыеграгын, аерым бер маркалысын гына ашый. Без кечкенәдән песиләрнең гади, дустанә мөнәсәбәттә булуына ияләшкән бит инде. Буся үз-үзен югары бәяләве белән мине гаҗәпләндерде. 

https://intertat.tatar/news/social/01-03-2022/b-gen-pesil-regezne-kotlagyz-5850401

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: песи коне день кота