Бүген лениногорскилы  сугыш ветераны Александр Реутов юбилее уңаеннан котлаулар алды (фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген лениногорскилы сугыш ветераны Александр Реутов юбилее уңаеннан котлаулар алды (фотолар)

Александр Фёдоровичка бүген 90 яшь тулды.

Күпне күргән, күпне кичергән юбиляр: "Туксан яшь унтугыз түгел инде", - дисә дә, актив тормыш алып бара: иртән-кичен саф һавада йөри, балыкка йөрергә ярата.

Гомер бәйрәме уңаеннан ветеран Президенттан Котлау хаты һәм җирле администрациядән бүләк алды. Кемеро өлкәсендәге туганнары чәчәкләр дә җибәргән.

- Бүген эш көне, барлык балалары-оныклары бергә җыела алмыйбыз. Шуңа шимбә кафеда зурлап, бәйрәм итәргә исәплибез, - диде килене Ольга.

Афәрин, планнары чынга ашсын.

Юбилярга исәнлек, тыныч тормыш, бәхет теләп калабыз!

фото: Зилә Мөдәррисова


Нет комментариев