Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген, «татлы» бәйрәм – Халыкара эскимо көне билгеләп үтелә

Ни өчен гыйнвардамы? Чөнки аны уйлап тапкан өчен 1922 елның нәкъ шушы көнендә Онава шәһәрендә (Айова штаты, АКШ) тәм-томнар кибете хуҗасы Христиан Нельсон эскимога патент ала.

Эскимо - ул шоколад белән капланган, таяктагы туңдырма. Аның тарихы инде берничә меңъеллыкка кайтып калса да (Борынгы Римда император Нерон мондый салкын десертка өстенлек биргән дигән фикер бар), әмма эскимоның туган көне дип нәкъ менә 24 гыйнварны санала. Эскимо дигәндә, тәү чиратта, эссе җәй күз алдына килә, балачак искә төшә. Өлкәне дә, кечесе дә бу салкын татлыкайны бик яратып ашый.
«Эскимо» французлардан килгән сүз, дигән фикер дә бар. Эскимос костюмына охшаган балалар комбинезонын алар нәкъ шулай атап йөрткән. Шунлыктан “шоколадлы” комбинезон кигән туңдырмага эскимо дигән исем биргәннәр.

Эскимоны үзебез ясап карыйк әле. Файдалы һәм тәмле татлыкай белән якыннарыбызны да сөендерик! Эшкә тотындык!
Кирәк булачак:
- 1 өлгергән банан,
- 100 грамм туңдырылган җиләк (шулай ук караҗиләк (черника), чия яки кура җиләге алырга да мөмкин),
- 150 грамм табигый йогырт,
- 1 аш кашыгы бал.

Әзерләү барышы:
Бананны кабыгыннан әрчеп, туңдырылган җиләкләр белән блендерга салып яки кул белән изәргә.
Йогырт һәм бал өстәргә. Тагын яхшылап болгатырга. Формаларга салып, туңдыргычта ким дигәндә 3 сәгать тотарга кирәк. Аннары әзер, катырылган брикетларны эретелгән шоколадка чумдырып алырга һәм кабаттан туңдыргычта бераз тотарга кирәк булачак. Чумдырмасагыз да зыян юк.

Файдалы продуктлар нигезендә менә дигән табигый туңдырма килеп чыга! Бәйрәм уңаеннан сабыйларыгыз, оныкларыгызны сөендерегез әле, дуслар!

Автор:Лэйсэн Бадертдинова

https://kiziltan.ru/articles/calendar/2022-01-24/mmm-eskimo-2665811

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эскимо