Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Большаков Конституциягә төзәтмә турында: Бу – сәясәтне чынбарлыкка яраштырып көйләү

Россия Конституциясенә чит илдә яшәүче ватандашларга ярдәм күрсәтү турындагы төзәтмә кертү - бу өлкәдә дәүләт сәясәтен яңача көйләү турында сөйли, дип саный КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков.

 

«Без рус телле диаспораларның потенциалы бетүен аңларга тиеш. Кешеләрнең безнең территориягә күпләп килүе икеле. Бүгенге чынбарлык шундый: без чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә тиеш», — диде галим.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиягә чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерергә, аларның ил икътисады, мәдәнияте һәм башка өлкәләренә өлеш кертәчәгенә ышанырга кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев