Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Британия табибы ракның төп җиде билгесе турында сөйләде

“Сез шикләнгән авыру билгеләрен тикшереп, табибларның вакытын юкка сарыф итмисез”, - ди эксперт.

 

Лондонның Макмиллан онкология үзәге табибы Крис Стил ракның нинди төп җиде билгесе булган очракта ашыгыч рәвештә онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Бу турыда "РИА Новости" яза.

Эчәк яки сидек куыгы эшләвендә кискен үзгәрешләр, сәбәпсез кан китү, күкрәктә яки башка урында калынайган урын барлыкка килү, йотканда авырту хасил булу, миңнең төсе үзгәрү яки аның зураюы, гыжылдап авыр ютәлләү һәм озак төзәлми торган яра борчуга сала торган билгеләр булырга мөмкин.

Крис Стил бу билгеләр онкология белән бәйле булмаска мөмкинлеген әйтә, әмма тикшеренергә киңәш итә.

“Сез шикләнгән аврыу билгеләрен тикшереп, табибларның вакытын юкка сарыф итмисез”, - ди эксперт.

Британия табибы ун очракның дүртесендә үз вакытында диагноз куелган очракта ракның үсешен туктатырга мөмкин дип искәртә.

Фото: https://pixabay.com/

 https://tatar-inform.tatar

http://sarman-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев