Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу атнага йолдызлар фаразы

Йолдызнамә(23.09-29.09)


КУЧКАР (21.03-20.04) ларга йолдызлар акча белән сак эш итәргә киңәш бирә. Башка эшләрдә сезнең барысы да тәртиптә. Мәхәббәт өлкәсендә дә романтикага бирелер өчен менә дигән вакыт. Гаиләләре булган кучкарлар гаиләгә игътибарны бирсен.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен беренче урында гаилә торыр. Уртак бизнесыгыз булса, аны үстерү өчен менә дигән вакыт. Ремонт эшенә тотынырга уйлаучылар булса, моны эшли башлагыз, чөнки уңышлы чор. Тирә-юньдәгеләргә карата йомшаграк булыгыз. Әлегә барысы да әйбәт бара.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр сезгә ерак сәяхәтләр һәм табигатькә чыгу җитми. Эш урыныгызда барысы да тәртиптә, шулай булгач, берза ял слрагыз җитәкчелектән. Акчаны теләсә кая туздырырга киңәш ителми, сатып-алуларны бераз слңгарак калдырыгыз. Бурычка да биреп тормагыз.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга йолдызлар шәхси тормышта уңыш елмая дип фаразлый. Күбрәк аралашырга, ачык булырга кирәк, шул очракта бәхет үзен көттермәс. Атнаның беренче яртысын финанс якны кайгыртуга багышларга киңәш ителә. Мәгълүмат белән эшләгәндә сак булыгыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга эш, карьера үсешенә бәйле мөһим карарлар кабул итүдән читләшеп торырга кирәк. Җитәкчегез белән мөнәсәбәтләр бозылып китүе бар. Мәхәббәт өлкәсендә исә яхшы якка үзгәрешләр көтелә. Сәламәтлек – сезнең кулда, шуны да онытмагыз.

 КЫЗ (23.08-22.09)ларның бу атнада эшләре шулхәтле күп. Аларның барысын да күчкә өймәгез. Чиратлаштырып эшли барыгыз. Шулай ук ял итеп алырга да кирәк. Элек борчыган авырулар баш калкытырга мөмкин. Белгечкә күренегез. Тирә-юньдәгеләр фикере сезнең өчен мөһим булачак.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрнең атнаның беренче яртысында сайлау алдында калуы бар. Мәхәббәтегезне очратырга яисә мөнәсәбәтләрне уңай якка үзгәртү турында уйлансагыз, яңа атнада барлык планнарыгызны тормышка ашыра башларга мөмкин. Азрак үзегезнең төс-кыяфәтегезне, киенү рәвешен үзгәртү дә зыян итми, ди йолдызлар.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар, карьера артыннан куу белән мавыга. Һәркемгә үзенең лидер икәнлеген исбатларга теләр. Әмма көнче күзләрдән сак булырга киңәш итә йолдызлар. Гаиләгезнең икенче планга күчүе бар. Алар турында онытып бетермәгез, алар гына сезне аңлый. Бергәләшеп ял итәргә чыгыгыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларга сәламәтлек турында кайгыртырга кирәк. Бу атнада сезне алдарга теләүчеләр дә табылыр. Аларга бирешмәгез. Яңа танышулар өчен уңайлы чор. Эшлекле тәкъдимнәрдән баш тартмагыз. Алар сезнең файдага.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә эш, шәхси планнарны бер кырыйга куеп, вакытның күп өлешен гаиләгә багышларга кирәк, ди йолдызлар. Өй җылысы иң мөһиме. Эчке дөньяны үзгәртү турында да уйларга кирәк. Кайбер гадәтләрдән котылсагыз, үзегезгә дә җиңеллек килер. Атнаның икенче яртысы уңышлы.

СУКОЯР (19.01-18.02)лардан бу атнада игътибарлылык таләп ителә. Барысына да: эш урынында, гаиләдә, якын кешегә, туганнарга. Ниндидер үзгәрешләр булырга тора. Бәлки, яңа эш урыны табарсыз. Төпле фикергә килү өчен башкаларның фикерен дә тыңлагыз.

БАЛЫК (21.02-20.03)ларга күп вакытларын сөйләшеп түгел, ә эш белән уздырырга киңәш итә йолдызлар. Гайбәт, имеш-мимешләрдән ерак торыгыз. Бәлки, эшлекле тәкъдимнәр ясарлар. Әле тәмамланмаган көнкүреш, көндәлек мәшәкатьләр дә сезнең җилкәдә тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев