Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быелгы октябрь соңгы 144 елда иң җылы ай булды

Октябрьнең соңгы өч көнендәге температура Татарстан башкаласында 1966 елда теркәлгән җылылык рекордын уздырды.


 

 

Быелгы октябрь Казанда 1875 елдан бирле теркәлгән метеокүзәтүләрнең 144 еллык тарихында иң җылы ай булырга мөмкин. Соңгы өч көндә һава торышы температура буенча рекорд куйды. Бу хакта «Татар-информ»га КФУда хәбәр иттеләр.

26, 27 һәм 28 октябрьдә Казанда 1966 елдан бирле метеокүзәтүләрнең төгәл тарихында температура рекордлары теркәлде.

«Октябрьнең алдагы "җылы" рекорды 2006 елда күзәтелде. Бүгенге көндә октябрь аеның уртача температурасы 9,2 градус тәшкил итә. Моңа кадәр октябрьдә 8,7 градус җылылык белән 1935, 1974 һәм 2008 елларда рекорд булган иде», — дип хәбәр итте КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Быел 26 октябрьдә Татарстан башкаласында 14 градус җылы булды. Шул ук вакытта алдагы рекорд куелган 2006 елда көндез 12,3 градус җылы булган. Быел 27 октябрьдә 12,4 градус (2006 елда  10,6 градус), ә 28 октябрьдә 12,7 градус (2006 елда 10,3 градус) җылылык күзәтелде.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото:https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев