Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чикләүләрне йомшартуның яңа этабына күчәбез: Татарстанда концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт иттеләр

Татарстан Хөкүмәте 3 августтан концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт итте. Әлеге яңалык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

 

«Ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни-агарту, физкультура, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка чараларны, катнашучылар санын 50 кешедән арттырмау шарты белән, оештырырга рөхсәт ителә», — диелә документта.

Моннан тыш, 3 августтан кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һ.б башка күңел ачу оешмалары да ачыла. Әлеге оешмаларга бер үк вакытта килүчеләр саны 50дән артмаска тиеш.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев