Данис Шакиров: Татар брендларын булдыру – татар халкын дөньякүләм таныту дигән сүз
ҖӘМГЫЯТЬ

Данис Шакиров: Татар брендларын булдыру – татар халкын дөньякүләм таныту дигән сүз

Бөтендөнья татар конгрессы I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесен оештырды.

Әлеге бәйге сәламәтлек мәдәниятен үстерүгә һәм ныгытуга, сәламәт яшәү рәвеше моделен эшләүгә, «Татар чәе» татар милли брендын үстерүгә юнәлдерелгән «Сәламәт милләт» фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде, диелә хәбәрдә.

Т.И.


Нет комментариев