Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Давыл аркасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы югары әзерлек режимына күчерелде

Көчле җил аркасында (аның тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитә), гарнизоннарның гадәттән тыш хәлләр вакытында оператив төстә эш итүен тәэмин итү өчен 11.00-23.00 сәгатьләрдә югары әзерлек режимы кертелде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

Төш вакытына кадәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына көчле җил белән бәйле бәла-казалар турында 75 хәбәр килде.

Әйтик, Казанның Дементьев урамында көчле җил офис бинасының түбәсен алып ату нәтиҗәсендә сигез машинага зыян килгән. Әгерҗе шәһәрендә давыл пенсия фонды бинасы түбәсенең калаен куптарган. Яшел Үзән, Югары Ослан районнарындагы 38 торак пунктта һәм Казанда электр энергиясе өзелгән. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә район электр челтәрләре хезмәтенең 38 бригадасы эшли.

    Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда көчле җил берничә агачны аударган, аларның берсе ишегалдында торган автомобиль өстенә төшкән. Яшел Үзәндә исә давыл реклама тактасын куптарып аткан.

Хәзерге вакытта җирле янгын-коткару гарнизоннары, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив төркемнәре тулы әзерлек дәрәҗәсенә китерелде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/28/196047/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев