Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Диетологлар бөтенләй ашарга ярамаган ризыкларны атады

Испания диетологлары хәтта аз гына күләмдә дә ашарга ярамаган ризыкларны атады. Бу хакта La Vanguardia газетасына сылтама белән РИА Новости яза.

 

Аерым алганда, чистартылган оннан эшләнгән ризыкларны куллану зыян салырга мөмкин. Бу ризык кандагы глюкоза күләменең кисәк күтәрелүенә һәм төшүенә китерә. Бу исә диабет барлыкка китерә, дип сөйләде Кастельона Пилар Эскердагы “Гасма” мәктәбе профессоры.

Икенче белгеч Мария Мерино сүзләренчә, “бөртекле культураларны эшкәрткәндә клетчатка һәм башка туклыклы матдәләр чүпкә китә”.

Табиблар шулай ук колбасаларны да кулланмаска куша. Чөнки аларда бик күп күләмдә крахмал һәм башка кушылмалар бар. Шулай ук майсыз сөт ризыкларыннан да баш тартырга кушалар. Тикшерүләр күрсәткәнчә, аларда шикәр бар һәм гадәти сөт ризыкларына караганда туклыклы түгел.

Моннан тыш, диетологлар ярымфабрикатлар, снеклар, камыр ризыклары, алкоголь һәм эшкәртелгән ит тә ашамаска киңәш итә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/20/195653/

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X