Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Диспансеризация узу өчен райондагы авыл өлкәннәрен махсус машина йөртә

Авылларда яшәүче өлкәннәр диспансеризация узар өчен махсус машина белән баралар. Әлеге гамәл быел да дәвам итә.


“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, авыл җирлегендә яшәүче, 65 яшьтән өлкән булганнарны медицина учреждениеләренә диспансеризация узар өчен махсус автотранспортта алып баралар. Машина федераль бюджет хисабыннан алына. Моннан тыш коронавирус инфекциясеннән прививка да ясатып кайта алалар.

 Әлеге гамәл “Исток-Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә оештырыла. 2021 елда медицина учреждениеләренә авыл җирлегендә яшәүче 1476 кеше алып килеп, медицина күзәтүе, диспансеризация уздырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X