Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәваханә ишеге төбендә җан биргән...

Севастопольдә пенсионер ханым, табиблар ярдәмен көтеп ала алмыйча, шуннан ерак түгел эскәмиядә үлгән.

 

Моңа кадәр ул аягын җәрәхәтләтә һәм башка медицина учреждениесенең хирургия бүлегендә дәвалана.

Шуннан соң йортсыз хатын-кызның аягына кабаттан чистартучы, бәйләүче булмаган, төзәлмәгән яралар ялкынсынган. Бу халәттә хатын-кызны кешеләр күреп алган: ул хастаханәдән илле метр ераклыкта утырган.

Биредә аны кабул итмәгәннәр. Урындагы халык медицина хезмәткәрләреннән ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратуларын үтенгән, тик тегеләр баш тарткан, алар үзләренең моңа «хокукы юк» дип аңлаткан.

Шуннан соң алар үзләре табибларны чакырткан, тик пенсионер ханым алар килгәнче үлгән. Ә ашыгыч ярдәм бригадасы бер сәгатьтән соң гына килгән. Севастопольнең Законнар чыгару җыены депутаты Татьяна Щербакова сүзләренә караганда, авыруның барлык кирәкле документлары — паспорт, медицина страховкалавы полисы һәм СНИЛС янында булган.

 

Бу хакта "Татар.тудей" яза.

 

Кызыл таң

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/dvakhan-ishege-tbend-an-birgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев