Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эчмәвең хәерлерәк

Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә Казахстаннан кертелүче аракы белән бәйле җитди проблемалар бар. Хәзер таможня чиге юк, шунлыктан аракыны турыдан-туры гына, юнь бәягә алып кайталар. Узган ел тикшерүләр күрсәткәнчә, шәһәр һәм район сату нокталарында Казахстанда җитештерелгән аракы һәм коньякның еш сатылу очраклары ачыкланган. Эксперт тикшеренүләр нәтиҗәсе дә шатландырмый: әлеге эчемлекләрдә агулы матдә...

Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә Казахстаннан кертелүче аракы белән бәйле җитди проблемалар бар.

Хәзер таможня чиге юк, шунлыктан аракыны турыдан-туры гына, юнь бәягә алып кайталар. Узган ел тикшерүләр күрсәткәнчә, шәһәр һәм район сату нокталарында Казахстанда җитештерелгән аракы һәм коньякның еш сатылу очраклары ачыкланган. Эксперт тикшеренүләр нәтиҗәсе дә шатландырмый: әлеге эчемлекләрдә агулы матдә - ацетон табылган.

Җитештерүдә яраклы булмаган һәм азык-төлектә кулланылмый торган спирттан эшләнгән булуы ачыкланган. Коньякта шулай ук ГОСТ таләпләренә туры килми торган сыекча барлыгы билгеле булды. Шул уңайдан, халыкка мөрәҗәгать итеп, Казахстанда җитештерелгән алкоголь продукциясен кулланмаска киңәш итәбез.

Әлеге төр продукцияне саткан предприятие хуҗаларының лицензиясе дә гамәлдән чыгарылачак һәм аны кире кайтарып булмый. Әгәр шундый продукция тәкъдим итсәләр, «кайнар линия»гә шалтыратып, хәбәр итегез. Телефоны: (88553) 22-21-66

Миләүшә Михеева,
Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Әлмәт бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алкоголь