Җәен нинди һава торышы булачак? Галимнәр фаразы
Татарстанда һава торышы көйсезләнүен дәвам итә. Көчле җилләр, кар һәм мул явым-төшемнәр – синоптиклар март ахырыннан апрель башына кадәр Казанда шундый һава торышы булыр дип фаразлый. Язга һәм җәйгә һава торышы безгә тагын нинди сюрпризлар әзерләвен КФУ галимнәре сөйләде.
Быел Татарстанда метеорологик яз гадәти срокларына караганда соңрак килә. Һава температурасы ноль градус күрсәткеченнән тотрыклы рәвештә узып киткәч, чын яз башланачак. Әмма җылы, иртә яз булмады инде, диде профессор, КФУның география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.
Юрий Переведенцев сүзләренчә, март әле кыш ае булып санала. Уртача тәүлеклек температура якынча -5 градусны тәшкил итә. Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып караганда, Казанда язын температураның ноль градустан тотрыклы күчеше 31 марттан 2 апрельгә кадәр була, ә кар катламы 9-12 апрельдә эреп бетәргә тиеш.
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев фикеренчә, быел март тискәре аномалия белән истә калачак. Язның беренче ае нормадан якынча 1,5 градуска салкынрак булды.
“Март иң коры айларның берсе буларак тарихка кереп калачак һәм явым-төшем иң аз булган 3 ай исемлегенә эләгәчәк. Шул ук вакытта кар ята башлаганнан бирле – 11 ноябрьдән башлап – явым-төшемнәрнең уртача күләме артыграк булган, явым-төшемнәр 25 процентка күбрәк яуган”, - диде ул.
Безнең төбәктә май аенда температура һәм явым-төшемнәр нормада булыр дип фаразлана. Майда Казанда уртача тәүлеклек температура гадәттә 13,5 градус була, ә явым-төшемнәр 40-45 мм чамасы ява. Июнь аенда Казанда уртача тәүлеклек температура климатик нормада – 17 градустан бераз югарырак булыр дип көтелә. Явым-төшемнәр 60-68 мм чамасы явар дип фаразлана, яшен, көчле яңгырлар да булырга мөмкин.
“Июль исә салкынчарак булыр дип көтелә, температура климатик нормадан түбәнрәк – 20 градустан бераз гына югары булырга мөмкин”, - дип кисәтте КФУ профессоры.
Августта температура нормада – якынча 17 градус булыр дип фаразлана. Җәйнең соңгы аенда явым-төшемнәр 60 мм чамасы явар дип көтелә. Ә менә фаразларга караганда, сентябрь эссе булырга тиеш, температура климатик нормадан бераз югары булачак, явым-төшемнәр кытлыгы булырга мөмкин. Казанда сентябрь аенда уртача айлык температура якынча 11 градус, ә явым-төшемнәр – 50 мм.
Бу хакта тулырак: https://intertat.ru/news/aen-nindi-hava-torysy-bulacak-5852362
Рамия Гарифуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев