Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшләячәк

31 октябрьдә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны эшләячәк.

 

“Кайнар линия” телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

“Кайнар линия” телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.

Консультация вакыты: 09:00дән 17:00гә кадәр.

Гражданнарга консультацияләрне  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, “Мәрхәмәт-Милосердие” ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев