Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газиз балаң газ иснәп үлсен инде...

Уфада 13 яшьлек баланы соңгы юлга озатырга килүчеләр аны газ иснәргә өйрәткән кызны тирги.


Ул кыз үзе артыннан күпләрне ияртергә өлгергән, алар көн саен 3-4 баллон газ кулланган.


Ул көнне дә кызлар башкаладагы бер сәүдә үзәгенең бәдрәфендә газ иснәгән. Шунда булган дуслары әйтүенчә, бәдрәфтән чыкканда Маринаның (исеме үзгәртеп алынды) күзләре томаланган булган, ул сәер елмаеп басып торган да шунда ук егылып та үлгән.


Кызның әнисе моны "коточкыч очраклык" дип атый. Ул аны ялгызы үстергән. Бәлки, игътибары да җитеп бетмәгәндер.

Белгечләр әйтүенчә, ата-аналарның күпчелеге балалары белән көненә 30 минут сөйләшә. Шуның 26 минуты - дәрес турында. "Ничәле алдың?", "Өйгә биремне эшләдеңме?" кебек сораулар биреп кенә баланың күңел халәтен белеп буламы?! "Ничек яшисең, ни кичерәсең, нәрсә турында хыялланасың?" - боларның барысына - 4 минут!

Кызыл таң

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/gaziz-bala-gaz-isnp-lsen-inde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев