Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлзагирә Зыятдинова: Сугыш беткән. Калдырыгыз эшләрегезне, дип безне бакчадан  кудылар, эшләтмәделәр.

Җиңү бәйрәме сездә нинди хисләр уята? Сугышта катнашкан әби-бабаларыгыз хакында ниләр беләсез? Шундыйрак сораулар белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

Гөлзагирә Зыятдинова,  тыл хезмәтчәне: 
-    9  май көнне йөрәктәге җәрәхәтләр кузгала, бөтен авырлыклар искә төшә. Сугыш чоры баласы буларак, безгә күпне күрергә килде. Шатлыкка караганда, кайгылары күбрәк булды аның. Ачлык, ялангачлык та баштан узды.

1945 елның 9 май иртәсен  әле дә хәтерлим. Ул көнне әнием белән күрше чуаш авылына бакча казырга киткән идек. Җиң сызганып эшләгән җиребездән, безне туктатып: “Бүген беркемгә дә эшләмәскә. Сугыш беткән. Җиңү килгән! Калдырыгыз эшләрегезне!” - дип безне бакчадан  кудылар, эшләтмәделәр. Юкса, ул көнне күрше авылга өмәгә чыккан идек, чөнки бакча казыган өчен безгә бәрәңге бирергә тиешләр иде.

Бүген, Аллага шөкер, өстәл тулы ризыгыбыз, киенәм  дисәң дә, бар да  бар, аптырап йөрмибез. Ел саен бу көнне  бәйрәмчә үткәререргә тырышам, парадны да карамыйча калган юк иде. Сугышта катнашкан  тормыш иптәшем белән парлашып чыга торган идек, мәрхүм инде, аны озаткач, бәйрәмнең яме китте.

 Соңгы елларны Мәңгелек ут янына да чыгып йөри алганым юк. Якын-тирәдә генә узган чараларга чыгарга тырышам, бу көнне хәрби-патриотик җырлар тыңлаганда күзгә яшьләр килә..  

Зилә Мөдәррисова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев