Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң өлкән татарстанлыга 105 яшь тулды

Аны караучы туганына күптән түгел 90 яшь тулган.

Балтачның иң өлкән кешесе Ольга Васильевна шул көннәрдә 105 яшьлек юбилеен билгеләп узган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

Караучылары, аны тәрбия кылучылары да - бик ачык, гаҗәеп кунакчыл, бик тә үзенчәлекле гаилә. Ольга Васильевнаны караучы туганына күптән түгел 90 яшь тулган. 

Үзе инде күптән өй түрендә, башкалар ярдәмен көтеп утырырга тиешле Мария түти әле дә аның тирәсендә бөтерелә. Ольганы 105 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне дә ул балкып, җил-җил атлап каршы алды.

"Күзләре күрмәсә дә, йөри алмаса да, хәтерле, зиһенле әле ул. Сез киләсен белеп, көтеп торды. Әнә берничә ел инде күп вакыт без аны күтәреп утыртабыз, кунаклар килә дисәң, үзе торып утыра", – ди, көлемсерәп, Мария апа.

Тумышы белән бу якларныкы булса да, яшьлегендә Горький, Чиләбе, Кизел калаларында яшәп алган, калган күп гомере Ижауда үткән икән Ольга әбинең.

Хәсрәтләрен җиңәргә аңа гомерлек юлдашы – балалайкасы, аз булса да, ярдәм иткәндер. “Булмас, җырлый алмам, бик картайдым инде”, – дип тотына да татарча такмакларны “сиптерә” генә. Ольга түти үзен 105 яшьлеге белән котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм башка җитәкчеләргә дә матур такмакларын бүләк итте. 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев