Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илсөя Бәдретдинова шәһәрлеләрне авылга кайтарасы килә

Авылда эш кайный торган ва­кыт. Кем бәрәңге ала, кем йорт тирәсен карый. Көз бит... Авыл әкрен генә кышка әзерләнә. Ә мин балконнан шәһәр урамын күзәтәм. Рәхәт, авылдан апалар бәрәңгесен, итен җибәреп торалар. Мондыйлар мин генә түгел. Әнә кемдер машина белән килеп туктады да, капчыклап, фатирына нидер ташый. Машинасыннан күренә, авылдан...

Авылда эш кайный торган ва­кыт. Кем бәрәңге ала, кем йорт тирәсен карый. Көз бит... Авыл әкрен генә кышка әзерләнә.
Ә мин балконнан шәһәр урамын күзәтәм. Рәхәт, авылдан апалар бәрәңгесен, итен җибәреп торалар. Мондыйлар мин генә түгел. Әнә кемдер машина белән килеп туктады да, капчыклап, фатирына нидер ташый. Машинасыннан күренә, авылдан төяп килгән теге капчыкларны. Берсе ике зур чиләк белән алма күтәреп үтеп китте. Ул да Кремль яныннан җыймаган бит инде аларны...
Тышта матур. Балалар уйный. Күрше абый каеш белән бәйләп мәчесен һава суларга алып чыккан. 50-60 яшьләр тирәсендәге абый ул. Һәр көнне бер вакытта мәчесе белән урамга чыга. Аны бала карагандай карый. Пычрак урыннардан күтәреп чыгара. Кайвакыт янына чүгәләп, ниндидер үләннәр исни. Кесәсеннән нидер чыгарып, песиен ашатып та ала.
Аннан, безнең йортта тагын бер апа бар. Анысы, кайчан карама, бәләкәй генә эт күтәреп йөри. Бу апа да ялгыз. Иң кызыгы шунда: ул ханым чәченең төсен бик еш алыштыра. Үзенекен генә түгел, бер очтан... этенекен дә. Күз алдына китерәсезме - кызыл башлы апа һәм аның кулында кызыл йонлы эт. Икенче айга икесе дә шәмәхәгә әйләнә. Ул этенә әллә нинди кәмит киемнәр кидерә, әллә ниткән прическалар ясый. Әкәмәт инде... И-и-и, мин әйтәм, шул апа белән абыйга безнең авылда яшәргә, әйеме? Вәт, ичмасам, яшәрләр иде. Эт белән песине дә алып кайтып китәргә. Уртак бер кәҗә алып җибәрергә. Чапсыннар рәхәтләнеп! Югалмыйлар алар авылда. Яз көне чебиләрне «чүпли» башлагач, үзебезнең мәчене күрше авылга илтеп куйган идек, өч көннән кайтып җитте. Песи бит ул, кая китсен. Ашыйсы килгәч, кайта ул. Хайван яраткан кешегә рәхәт инде авылда. Хет анда дөя асра... Ә чәчне авылда да буяп була аны. Әллә үзләренә әйтеп карыйммы икән, ә?
Илсөя Бәдретдинова ("Шәһри Казан" сайтыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: караш