Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ир түгел, балаңа ата сайла

Ислам динендә “карын тәрбиясе” дигән төшенчә бар, ягъни баланы туганчы ук, әнисе карынында вакытта тәрбияли башларга кирәк.

Баксаң, тәрбия аңа кадәр үк – егет белән кыз бер-берсенә булачак ир һәм хатын сайлаганда башлана икән. Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс сөйләде.

– Рамил хәзрәт, бала тәрбиясе турында шулай иртә уйлау тумаган тайның билен сындыруга охшый түгелме?

– Бала үстерү турында күп сөйләсәк, конференцияләр уздырсак, китаплар язсак та, хакыйкый тәрбия бирү күп әти-әниләрнең хәленнән килми, чөнки ул әзерлек, гыйлем, вакыт, сабырлык һ.б. таләп итә. Ә хәзер әти-әниләрнең башы җәмгыять эшләре, тормыш мәшәкате, финанс мәсьәләсе һ.б. белән каткан.

Нәтиҗәдә, картлыгыбызда әдәпсез-әхлаксыз, тәрбиясез ул-кызларыбызның безгә булган тискәре мөнәсәбәтен күрәбез, ахирәткә күчкәч, догасыз калуыбыз да ихтимал. Шуңа да Ислам динендә тәрбиягә зур урын бирелә һәм галимнәр моны гаилә корудан башлый. Кыз һәм егет хәләл җефет сайлаганда ук аңа туачак баланың әтисе яки әнисе дип карарга тиеш. 
 

http://akcharlak.com/article/ir-t-gel-bala-a-ata-sayla/

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев