Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иртәгә WorldSkills флагы Татарстанның ике районында һәм Чаллыда булачак

Иртәгә, 10 августта, WorldSkills флагы Татарстанның ике районында һәм Чаллыда булачак. Бу турыда халыкара хәрәкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

10 августта эстафета Тукай һәм Менделеевск районнарына, шулай ук Чаллыга, 12 августта Тәтеш һәм 16 августта Биектау районнарына килеп җитәчәк. Икенче көнне флагны каршы алу һәм аны хөрмәтләү тантанасы Теләче районында узачак. 

22 августта «Казан Арена» стадионында узачак фестивальне ачу тантанасы Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты символы сәяхәтнең соңгы пункты булачак.

Эстафета 2017 елның 21 октябрендә Сочида ХІХ Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә башланды. Ул дөньяның 20 илен һәм Россиянең 24 төбәген колачлап алды. Чемпионат башланганчы флаг Татарстанның барлык муниципалитетларында булырга тиеш.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/09/191297/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев