Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Иштирәктә фельдшер-акушерлык пункты ачылды (фотолар)

Иске Иштирәк авылында тантаналы төстә яңа фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты.

 

 

Иске Иштирәклеләр моны күптән көтте инде. Элеккеге медпункт таш бинада булган, ул искереп, тузган хәлгә килгән. Салкын, уңайлыклары да юк иде, дип әйттеләр медпунктта эшләүчеләр. Аны сүтеп, урынына яңасын төзеп куйдылар.

Хәзерге медпункт якты, җылы, кайнар һәм салкын су агып тора, уңайлыклар бар. Медикаментлар белән тәэмин ителгән.
951 кешегә хезмәт күрсәтә Иске Иштирәк медпункты. Шуның 204е – 17 яшькә кадәрге балалар.

Медпункт мөдире булып Фәридә Шәңгәрәева эшли, ул инде медицина тармагында 33 ел хезмәт итә. Шулай ук яшь белгеч – акушерка Адилә Музиева. Ул узган елның октябреннән эшли башлаган. Санитарка – Фәүзия Әюпова.

Ачылу тантанасына район башлыгы Рәгать Хөсәенов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Роман Кобзарев килде. Алар медпунктның киләчәктә дә уңышлы гына эшләвен дәвам итүен теләделәр.

Тулырак “Заман сулышы” газетында укырсыз.

Розалия Мостафина
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев