Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Исток-Башлангыч” үзәге хезмәткәрләре тәрбиягә физик мөмкинлеге чикләнгән олы яштәге әбине алган гаиләдә булды

Инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Лениногорскидагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Зәй-Каратай мәктәбе укучылары - волонтерлар белән берлектә, Зәй-Каратай авылында яшәүче өлкән кешене кабул иткән гаиләдә булып кайттылар.

Әлеге чара балаларны өлкәннәр һәм инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, шулай ук тәрбиягә алган гаиләдә өлкән кешенең ялын оештыру максатыннан оештырылды.  

Беренче төркем физик мөмкинлеге чикләнгән Рабига Ахмедова тәрбиягә алган гаиләдә 2016 елдан бирле яши. Очрашу ахырында Рабига Вәлиулла кызына балалар үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырды. Әби җавап итеп аларны татар такмаклары белән шаккатырды һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде. Очрашу бик җылы өй шартларында узды.

 

"Исток-Башлангыч" үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X