Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“IT-чемпион”ның икенче этабы: кагыйдәләр үзгәрә

31 июльдә Татарстанда "IT-Чемпион" бәйгесенең беренче этабы тәмамлана. Конкурсның җиңүчеләре бәйгедә катнашкан 39 меңнән артык укучы (!) арасыннан сайлап алыначак. Соңгы ике елда Татарстанда "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Бу конкурс республикада гына түгел, ә Россия күләмендә дә танылу алды. Республикада белем алучы укучыларның хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда...

31 июльдә Татарстанда "IT-Чемпион" бәйгесенең беренче этабы тәмамлана. Конкурсның җиңүчеләре бәйгедә катнашкан 39 меңнән артык укучы (!) арасыннан сайлап алыначак.
Соңгы ике елда Татарстанда "IT-чемпион" бәйгесе турында белмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Бу конкурс республикада гына түгел, ә Россия күләмендә дә танылу алды. Республикада белем алучы укучыларның хөкүмәткә электрон хезмәтләрне популярлаштыруда ярдәм күрсәтүе федераль дәрәҗәдәге түрәләрне дә шаккаттыра. "IT-чемпион" конкурсы исә яңадан-яңа үрләр яулый...
Үзгәрешләр нинди?
"IT-чемпион" бәйгесенең беренче этабы тәмамлануга, ягъни 1 август көнне бу чараның икенче этабына старт биреләчәк. Шунысы мөһим: башка конкурслар белән чагыштырганда ул бераз үзгәрешләр кичерәчәк.
- Әлеге бәйгене үткәрү кагыйдәләренә яңалыклар кертүнең максаты - конкурсны укучылар арасында тагын да популярлаштыру. Мәсәлән, призларның саны һәм төре үзгәрә. "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр заманча смартфон белән бүләкләнәчәк. Балларын бүләккә алыштырырга теләүче укучыларга бирелә торган бүләкләр күләме дә арттырыла, - дип белдерәләр Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында.
Тагын бер үзгәреш кайсыбер төр дәүләт хезмәтләре өчен баллар күләмен арттыру белән бәйле. Мәсәлән, торак-коммуналь тәүләүләр башкарган өчен укучыларга баллар күбрәк саналачак. Бәйгегә нәтиҗәне 30 ноябрьдән соң ясарга уйлыйлар.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аи ти чемпион