Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ивановкада Хәтер ташы ачылды ( Фотолар) 

15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген  безнең районда да  истәлекле вакыйга булып узды.  Ивановкада кайнар нокталарда һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә Хәтер ташы ачылды.

Ул  Мәдәният йорты каршында урнашкан. Шунда ук янәшәдә  генә тыл хезмәтчәннәренә багышланган  һәйкәл.
Бу көнне төрле чорда Әфганстанда, Төньяк Кавказда һәм башка "кайнар" нокталарда хезмәт иткән ветераннар, укучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре, авыл халкы  һәм бу вакыйгага битараф булмаган кешеләр җыелды. 
- Әфган сугышында илебезнең бик күп асыл егетләре, кыю офицерлары катнашты, - дип билгеләп үтте  чарада катнашкан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары   Владимир Друк . - Алар үз бурычларын намус белән үтәделәр. Бүген без бу сугышның нигә кирәк булуы турында бәхәсләшергә җыенмыйбыз, бүген без приказны үтәп, шушы сугышка кергән егетләрне горурлык белән искә алабыз. Туган җирдән еракта булсалар да, алар барыбер Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап, гомерләрен кызганмыйча сугышты.
Тантанага килүчеләр алдында шулай ук хәрби бәрелеш ветераннарының "Боевое братство" Әлмәт  район җәмәгать оешмасы  җитәкчесе Геннадий Денисов, Лениногорскидан Вил Галеев,  Әфган сугышы ветераны Илья Мишин чыгыш ясады.
Чара ахырында хәрби бәрелешләрдә һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Хәтер ташына  чәчәкләр һәм веноклар куелды. Аннан соң Мәдәният йортында матур бәйрәм концерты оештырылды. 
 

Текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова

Күбрәк фотолар монда:http://zamansulyshy.ru/photo/khter-tashy-achu-tantanasy-ivanovka-2019

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев