Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан нишли?

Дүшәмбе Казанга барырга туры килде. Нәкъ менә туры килде, үз теләгем белән түгел. Бөтен дөнья коронавирус дип шашканда Казан хәтле Казан һичшиксез сакланадыр, өендә утыра, яки минем кебек урамга чыкмыйча булдыра алмаганнары битлек-перчаткалардан йөридер, дип уйлыйм инде мин эчтән генә.


Шулай булды, ди, тот капчыгың!

Казан урамында вирус йөри. Аның да әле затлысы, короналысы. Бу мәгълүматка ике төрле карарга мөмкин:
а) коронавирус юк, аны сәясәт уеннары өчен генә уйлап тапканнар, яки ул урамнарда булган очракта да миңа һичничек тә тия алмый, мин бит үзенчәлекле. Беренче сыйныфка кергәндә бөтен балага да су чәчәге чыккан иде, миңа тимәде. Шуңа күрә монысы да мине әйләнеп узачак.
б) коронавирус бар, сакланырга кирәк. Хәтта ул гомумән булмаган очракта да (ММЧ һәм социаль челтәрләр, әлбәттә, алай уйларга урын калдырмый, ләкин барыбер, имеш, без оптимист һәм ул юк дип карыйк), нәрсәгә үзеңне рискка куеп теләсә ничек йөрергә?


Мин Б категориясенә кереп, Казанга иртәгә барам дигән көнне үземдә минизавод ачтым: бинттан ике битлек ясап куйдым. Берне гадәтине, бер тапкыр гына киеп була торган зәңгәрен алдым.

Ләкин Казандагыларның күбесе А категориясенә керә икән. Аграр урам тукталышыннан институтка кадәр минем маска аркасында зуррак булып күренгән күзләрем тагын да зурая барды. Беренчедән, автобустагы кондуктор маскасыз һәм перчаткасыз иде. Бер караганда. Икенче караганымда аның битлекле икәне аңлашылды. Ул аны шулай бер күтәреп, бер ияк астына куеп йөри икән. Уңайлы бит.

Кондуктор бит вирусның якынлашуын тоемлый. Менә килә башлаганда гына “Хоп!” һәм күтәреп куя битлеген. Кондукторны вирус ала алмый, әлбәттә. Ә вирус арты белән борылып басып торганда маска ияк астына җыела. Перчаткасыз булуы мине күбрәк шаккаттырды. Ярар, аның үзендә бернинди дә вирус юк, ди. Ләкин ул бит акча белән эшли. Акча алышы вакытында вирус алышы да булырга мөмкин. Кем генә тотмаган акча менә синең кесәгә дә кереп урнашты. Перчаткасын кигән булса, ул аңа тимәс  иде, ә болай “тимәгәндер инде” дигән ышаныч белән генә яши булып чыга.


Шунысы кызыклы тоелды. Шәһәрнең читеннәнрәк үзәгенә таба барган саен битлекле кешеләр арта барды. Мин моңа бернинди аңлатма таба алмадым, бәлки сез табарсыз?


Машиналар да, кешеләр дә кимегән урамда. Монысы сөендерә. Алар өйләрендә утыралар дип уйлаган очракта, билгеле.


Ләкин кайбер сәерлекләргә дә тап булдым. Камал театры каршыннан бер егет йөгереп узды. Маскасыз, билгеле. Нәрсәгә ул аңа. Гомумән, карантин вакыты спорт белән шөгыльләнер өчен бик кулай, ахырысы. Менә син вируслы урам буйлап йөгерәсең, чәчләрең җил көенә тын гына тибрәлә, ләкин бер генә коронавирус та сиңа тияргә базмый – спортсмен ич.
#өйдәутыр акциясе бөтен кешегә дә барып җитә алмаган, кызганыч. Мин үземне мәҗбүри чыгардым Казан урамына. Башкача булмаганга. Ләкин кайбер кешеләр һава сулап кына йөри бит. Өстәвенә маскасыз…
Ләкин бер әйбер миңа ошады. Әле вирус турында беренче хәбәрләр генә йөргәндә маскалы кешеләргә караш ничек дип әйтим… сәеррәк иде. Дус кызым маскалы килеш метрода барганда бер егет аны фотога төшереп китә. Ә хәзер андый нәрсә күренми. Маскалы кешеләргә гадәти карыйлар.

Монысы миңа, әйтүемчә, бик ошады.
Тагын бер кызыклы күзәтү. Бер тапкыр гына киелә торган зәңгәр маска миңа ошамады. Ул ничектер тәнгә тиеп тормый, тыгыз урнашмаган, өстәвенә хастаханә исе килеп тора. Ә менә үзем ясаган бинтлы маска бик кулай булды. Беренчедән, мин аны үземә үлчәп эшләдем, икенчедән ул биткә тулысынча тиеп тора, хастаханә исе дә килми.

Тагын бер өстенлеге – аны юып яңадан тагарга була. Әгәр икесе арасыннан сайласак, мин марлялысына өстенлек бирер идем. Шулай ук чәчләрегезне дә туздырып йөрмәскә киңәш итәләр. Иң әйбәте – яулык ябып йөрү. Минем андый мөмкинлегем юк иде, шуңа капюшонымны киеп куйдым. Чәчләр бөтен нәрсәне магнит кебек үзенә тарталар икән, шуңа урамга чыкканда моны да исәпкә алырга кирәк.


Бер көнлек Казан урамын күзәткәннән соң мин шундый нәтиҗәләр белән авылыма кайтып киттем.

 

Сәлахова Алсу

http://idel-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев