Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда «Балкыш» фестиваленең гала-концерты узачак

20 августта «Крылья Советов» паркында урнашкан мәйданчыкта «Балкыш» ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VI республика фестиваленең гала-концерты узачак.

Шулай ук Татарстан Республикасының «ВКонтакте»дагы рәсми паблигында артистларның чыгышларын карарга мөмкин булачак.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казанның «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булуына багышланган, дип хәбәр итә ТР ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы.

Лениногорскилылар да чыгыш ясаячак.

Гала-концерт онлайн-трансляция форматында узачак, аны карау өчен 20 августта 11.00 сәгатьтә бу сылтама буенча керегез.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев