Кемдә – нәрсә, туйда – карета! Яшьләр Ураза беткәнне көтә
Алтылы һәм тугызлы. Быел әнә шул саннар кергән даталарда туй үткәрү модада икән. Хәер, яшь парлар җәй башын түземсезлек белән көтә. Ураза бетүгә, туйлар чоры башланачак, ди ЗАГС хезмәткәрләре. Ул арада кияү һәм кәләшләрне шелтәләгәннәр.
Һәркемнең – үз кайгысы... Баксаң, быел туй көнен билгеләргә былтыргы кебек матур даталар юк икән. Узган ел 18.08.18дә Татарстанда 500ләп, Мәскәүдә исә 1 меңнән артык пар кавышкан. Хәер, кәефне төшерергә иртәрәк. Быелгы кияү һәм кәләшләрнең – үз модасы, алар алты һәм тугыз саннары кергән даталарны сайлый.
– 06.06.19 пәнҗешәмбегә туры килүгә карамастан, бу көнне рәсми рәвештә язылышырга теләүчеләр күп, – ди Казан ЗАГСы хезмәткәре Лилия Хисмәтуллина. – Бу Рамазан ае тәмамлануга да бәйле, әлбәттә. Ураза вакытында туйлар саны бермә-бер кими. Хәзер яшьләр, гомумән, атна көненә карап тормый. Якшәмбе дә, дүшәмбе дә бәйрәм итәләр. ЗАГС эшләмәү дә киртә түгел, кафе-ресторанда гына теркәү тантанасы оештыралар.
Яшел Үзән районының Норлат авылында кияү белән кәләш сала халкын гына түгел, бөтен тирә-юньне шаккатырды. Кәләшнең әтисе кызына үз кулы белән әкияти карета ясаган. Әдилә белән Руслан Камаловларның авыл урамы буйлап атта узуын барысы да гаҗәпләнеп тә, сокланып та карап торды. “Кызыбыз хәзерге кебек гомере буе бик бәхетле булсын. Безнең өчен иң зур шатлык шул”, – ди Фәһим Гарипов.
Әти кеше кызына күптән үзенчәлекле бүләк ясарга хыялланган. Башта каретаның сызымын уйлап йөргән, аннары кыш буе ясаган. Гариповларның өй арты бакчасы да әкияти дөнья кебек. Биредә ясалма күл аша салынган күпергә кадәр бар.
Өйләнешү турында карарны кайчан кабул итү яхшырак икәнен дә әйткәннәр. Психолог Анна Сухова сүзләренә караганда, моның өчен бер ел очрашу да җитә.
– Бер-береңә мәхәббәт аңлатканнан соң, ярты ел эчендә өйләнешү теләге тумый икән, бу – шикләнергә тәүге сәбәп, – дигән белгеч. – Иң яхшысы – бер ел эчендә язылышу, чөнки аннары хисләр суына башлый.
Анысы да монысы, Россия Дәүләт Думасында шау-шулы бәйрәм өчен генә туй үткәрүче яшьләрне сүккәннәр. Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты җитәкчесе Тамара Плетнева сүзләренә караганда, бүген яшьләргә шаккатмалы тамаша кирәк. “Бер-берсен уздырырга тырышып, туй үткәрәләр. Ә бергә гомер итәргә кирәклеге турында уйламыйлар да”, – дигән ул.
Аерылышучылар саны күп булуны да шуңа бәйләп аңлаткан. Мондый проблема бар, әлбәттә. Тик мәсьәләне хәл итәргә тырышуга караганда, чит кешегә гаеп тагу җиңелрәк шул...
Фото: http://vatantat.ru
http://vatantat.ru
http://saby-rt.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев