Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ХЫЯНӘТНЕҢ СӘБӘПЛӘРЕ

Хыянәтнең сәбәпләре бик күп булырга мөмкин, һәм аны һәр кеше үзенчә кичерә, нәтиҗәләре дә төрле… Ни генә дисәк тә, ир белән хатын өчен яраткан кешеңнең хыянәтенә тап булу зур сынау ул. Еш кына психолог­лар иренең яки хатынының хыянәт итәме-юкмы икәнен белергә теләүчеләргә: «Ә ул мәгълүмат кирәкме икән соң сезгә?» – дигән сорау куя. Чыннан да, хәләл җефетеңнең син белмәгән якларын ачу кирәкме икән? Әгәр, чыннан да, хыянәт итә икән, сиңа нишләргә кала? 

Кайбер очракларда хыянәт көтмәгәндә билгеле була: моңа «сиңа бары яхшылык кына теләүче», «сине кызганучы» таныш-белешләр дә үз өлешен кертергә мөмкин. Менә Камил әфәнде дә шундый «игелек теләүче» танышларының сүзе аркасында үз гомерендә берничә тапкыр гаять катлаулы психологик сынау алдында кала. Язмада бик әһәмиятле социаль һәм психологик проблема күтәрелә: ир белән хатын мөнәсәбәтләре ул бары тик гаиләнең эчке эше генәме, яки кем дә булса ул мөнәсәбәтләргә берникадәр үзгәреш кертеп, ялгышларны төзәтеп җибәрә аламы («иң изге ниятләрдән чыгып», әлбәттә)? Гомумән, гаилә суверенитеты, мөнәсәбәтләр суверенитеты бармы соң безнең җәмгыятебездә?

Бу турыда сөйләгәндә, без гаилә мөнәсәбәтләренең кагылгысызлыгы турында әйтәбез. Ягъни, ул мөнәсәбәтләр, һичшиксез, ир белән хатынның, гаиләнең эчке эше, беркемнең дә, хәтта иң якын кешеләрнең дә (әти-әни, туган-тумачалар) бу мөнәсәбәтләргә рөхсәтсез кагылырга хакы юк. Еш кына мондый «гаилә агрессорлары» үз адымнарын бары тик игелек теләү белән генә аңлаталар, ягъни, ирнең яки хатынның чынбарлыкка «күзен ачалар», оятсыз хыянәтчене фаш итәләр. «Дөреслек сөючеләр» бер нәрсәне уйлап җиткерми – кемгә дә булса кирәкме соң ул дөреслек? Еш кына мондый сынауга эләккән гаиләләр җимерелә, мал-мөлкәт бүленә, балалар ятим кала… Уйламый әйтелгән сүзнең бәясе бик кыйммәткә төшәргә мөмкин шул! Билгеле инде, хыянәтне беркем дә акламый. Ләкин, әйткәнемчә, мәхәббәткә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр гаиләнең бары тик үз эше – чит кешеләргә анда урын юк. Моннан тыш, социолог­лар үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, сораштыруда катнашучылар партнерының аңа тугрымы-юкмы икәнен еш кына гомумән ачыкларга теләми икән – димәк, аларны гаиләдәге бүгенге хәл канәгатьлән­дерә, алар шушы тотрыклы мөнәсәбәтләрне җимерергә теләми. 

Аннан кем нәрсәне хыянәткә саный бит әле: берәүләр өчен ул физик якынлык булса, икенчеләр өчен Интернеттагы танышу, аралашу сайтында утыру да хыянәткә тиң… Һәм кешеләрнең хыянәткә карата булган мөнәсәбәтләре дә төрлечә – кискен кабул итмәүдән алып гади бер шуклык итеп карауга кадәр. Психологик яктан караганда, яшертен рәвештә хыянәт итүче (никадәр генә кыргый фикер кебек тоелса да) ул – гаилә­сен, партнерын үзенчә яратучы кеше, ягъни яңа мөнәсә­бәтләрне гаиләсен­нән өстен күрми, хыянәт аның өчен «һава алыштыру» гына. Ул хатыныннан (иреннән) китәргә җыен­мый, балаларын ярата… Моннан тыш, тормышта әле очраклы хыянәт – чын мәгънә­сендә ялгыш адым да булырга мөм­кин бит. Ситуацияне яхшылап белми торып, бары күргән­нәреңә яки ишет­кән­нәреңә генә таянып кеше язмышлары белән идарә итү үзе зур ялгыш. 

Камил әфәндегә килгәндә, ул кеше сүзенә колак салучан, ахырын уйлап бетермичә эш йөртүче, ахрысы... Беренче мәхәббәтен дә шулай җиңел генә югалта, берни ачыкламый, сөйгән кызы белән аңлашып та тормый араларны өзә. Кем белә, бәлки, бернинди сүз дә булмагандыр, булса да, нинди мәгънә белән әйтелде икән ул сүзләр? Билгесез. Икенче очракта да ул хатыны белән аңлашмый. Булганмы хыянәт, булган очракта, сәбәпләре нидә – ул боларны ачыкламый, аерылып китә. Шул ук вакытта, үзе һаман хатынын оныта алмый, ачу һәм үпкә хисләре аның тормышын агулый. Бары тик күзгә-күз очрашып сөйләшү, аңлашу гына аңа бу психологик капкыннан чыгу мөмкин­леген бирәчәк.

Гаилә ул – ир белән хатын һәм балалар. Гаиләнең иминлеге дә сездән генә тора. Читләр генә түгел, ә иң якын туганнар, әти-әниләр дә сезнең мөнәсәбәтләргә катнашырга тиеш түгел. Юкка гына халкыбыз «кеше сүзе – кеше үтерә», дими – сүзләрдән ераграк торыгыз. 

Бер-берегездән хыянәт билгеләре эзләп, тормышның ямен җибәрмәгез. Ярату ул ышану да. Шул ук вакытта игътибарлы булыгыз: хыянәтнең башында канәгатьсезлек тора. Тормышыгызны, интим мөнәсәбәтләрне төрләндерергә тырышыгыз. Партнерыгызны читләрдән җылы хисләр эзләргә мәҗбүр итмәгез.

Ә балаларына, таныш-белешләренә бары тик яхшы ниятләрдән генә чыгып, аларның күзләрен ачарга теләүчеләргә шуны әйтер идем – хакыйкатьне бер Аллаһ кына белә, ашыгыч нәтиҗәләр ясап, кеше язмышларын җимерә күрмәгез!

фото: pixabay.com

чыганак:http://www.syuyumbike.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев