Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кирлегәч авылында Нургалиевлар капка төбендә "төнге кунаклар" утырып тора

Кирлегәч авылында Фәния белән Марат Нургалиевлар йорт яны балкып утыра.

Кар бабай ясап куйганнар, аны киендергәннәр. Ә капка төбендәге эскәмиядә “кунаклар” утырып тора, ягъни әби белән бабай ясап, аларны киендереп, әбигә шәл бәйләтеп, бабайга бүрек кидереп, нәкъ тә чын кеше кыяфәте кертеп, утыртып куйганнар. Хәзер Нургалиевларның капка төбе – фотозона урыны кебек икән. Күбесенең утырып торучы “әби-бабай” белән фотога төшәсе килә, яисә яннарына килеп, сәлам биреп китәләр, дип хәбәр итте безгә Кирлегәчтән даими авторыбыз Әлфия апа Галимова.

-    Марат белән Фәния елда менә шулай “ачык күңелле кешеләр” белән таныштыралар безне. Рәхмәт һәм молодцы дигән сүздән башканы әйтеп булмый. Урамнан узган кешегә ничек күңелле бит. Нургалиевлар Кирлегәчтә туып-үсеп, Котый Рәҗәп суын эчеп, Каршы, Тугай, Тарлауларда уйнап үскәннәр. Шуңадыр да оныкларының, балаларының күңелләрен күреп, шау-гөр килеп яшәп торалар. Без – авыл халкы да моңа шатланабыз гына, - ди Әлфия апа Галимова.

Менә шулай авыллар гөрләшеп, фантазиясен эшкә җигеп, юктан да матурлык ясап, көн итәләр.

 

Розалия Мостафина

Әлфия Галимова фотолары

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев