Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәләшләрнең дә була төрлесе...

Америкада кияүгә җыенган бер туташ ахирәтләренә туена чакыру җибәргән. Әмма!


Чакыруда тантанага килгәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне күреп, ахирәтләр башта аптырап калганнар, аннары рәхәтләнеп көлгәннәр.
Шулай итеп:
•    алар туйга 30 минут кала алдан килергә;
•    ап-ак, аксыл кием кимәскә;
•    ахирәтләрнең прическасы каре яки ат койрыгы рәвешендә җыелган булырга;
•    биттәге макияж тулы булмаска тиеш;
•    туй тантанасын телефонга төшермәскә;
•    туйның координаторы рөхсәт итмичә, бер фотоны да социаль челтәрләргә салмаска;
•    туй вакытында кәләш белән сөйләшмәскә;
•    Һәм соңгысы - әгәр туйга эләгергә теләсәгез, туйга алып килгән бүләк бәясе 75 доллардан да ким булмаска тиеш!
 
Кагыйдәләр исемлеге ахирәтләрдә “аек акыл белән язылдымы икән соң болар?” дигән шик тудырган. Чөнки чакыру алган кызларның яртысының чәче үтә дә кыска икән –  каре да ясап булмый, ат койрыгына да җыеп булмаслык.

 

Автор : Таҗиева Руфина, Өмет

Фото: https://pixabay.com/ru
http://tuylar.ru/keleshlernen-de-bula-torlese-3628

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев