Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коммуналь хезмәт өчен түләүнең уртача бәясе бер елда 5 процентка арткан

2019 елның беренче яртыеллыгында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең уртача күләме 3 687 сум тәшкил иткән. 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда уртача чек бәясе 5 процентка арткан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

 

Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә ТКХ бәяләре иң югарысы булуы ачыкланган. Әлеге төбәкләр арасында Камчатка краен, Чукотка автономияле округын, Саха (Якутия) Республикасын һәм Еврей автономияле өлкәсен атарга була.

ТКХ хезмәтләре иң югары булган төбәкләр арасына банклар шулай ук Ленинград өлкәсен һәм Хабаровск краен да керткән, дип яза газета.

Торак-коммуналь хезмәтләренә иң түбән бәя Россиянең Көньяк төбәкләрендә (Курск өлкәсе, Ставрополь крае) булуы ачыкланган.

Монополиягә каршы федераль хезмәттә ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрнең артуын өстәмә кыйммәткә салымның 20 процентка үсүе белән аңлаталар. Нәтиҗәдә 2019 елда ТКХ хезмәтләренә бәяләр ике тапкыр (1 гыйнвардан – 1,7, 1 июльдән – 2,4 процентка) күтәрелде. 2018 елның 1 июлендә дә тарифлар арткан иде (ил буенча уртача 3,6 процентка).

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/19/191819/

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев