Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коточкыч ! Чыгарылыш кичәсенә акча бирмәгән өчен сыйныфташлары бер кызны кыйнаганнар

Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендә чыгарылыш кичәсенә әнисе акча бирмәгәнгә бер кызны сыйныфташлары кыйнаган. 4нче сыйныф укучысы авыр хәлле гаиләдән була. Әнисе абыйсы белән кызны бүрүзе тәрбияли, шуңа чыгырылыш кичәсенә акча бирерлек мөмкинлеге булмый. Әлеге "гөнаһы"өчен сыйныфташлары кызны акылга утыртмакчы булалар: дәрестән соң сагалап торып, аны тотып кыйныйлар. Бу вакытта аларны...

Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендә чыгарылыш кичәсенә әнисе акча бирмәгәнгә бер кызны сыйныфташлары кыйнаган.


4нче сыйныф укучысы авыр хәлле гаиләдән була. Әнисе абыйсы белән кызны бүрүзе тәрбияли, шуңа чыгырылыш кичәсенә акча бирерлек мөмкинлеге булмый.

Әлеге "гөнаһы"өчен сыйныфташлары кызны акылга утыртмакчы булалар: дәрестән соң сагалап торып, аны тотып кыйныйлар. Бу вакытта аларны бер хатын-кыз күреп алып, кызны коткара, ә шул вакытты шаһит булган укытучылар, өлкән сыйныф укучылары гына никтер ярдәмгә ашыкмый. Шактый зыян күргән кызны коткарган ханым мәктәпнең шәфкать туташына алып керергә була, тик анысы урынында булмый. Аннан кызны өенә озатып куя, абыйсы ашыгыч ярдәм чакырта. Кызны хастаханәгә озаталар, хәзер бу эшне хокук сакчылары тикшерә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев