Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше өлкәдә бала табылган — әти-әнисен Татарстаннан эзлиләр

12 яшьлек Рома Харламовны Оренбург өлкәсендә Асекеево тимер юл станциясендә тапканнар. Полиция хезмәткәрләренә бала үз исемен, туган көнен әйтә алган. Бирегә әбисенең туганнары китерүен җиткергән. Шуннан табылдык малайны приютка китергәннәр. Андагы тәрбиячеләргә Рома үзенең аяныч язмышын сөйләп биргән. Малай әнисе турында бик аз белә. Аның исеме - Анастасия Николаевна Харламова,...

12 яшьлек Рома Харламовны Оренбург өлкәсендә Асекеево тимер юл станциясендә тапканнар.
Полиция хезмәткәрләренә бала үз исемен, туган көнен әйтә алган. Бирегә әбисенең туганнары китерүен җиткергән. Шуннан табылдык малайны приютка китергәннәр. Андагы тәрбиячеләргә Рома үзенең аяныч язмышын сөйләп биргән.
Малай әнисе турында бик аз белә. Аның исеме - Анастасия Николаевна Харламова, 1986 елда туган һәм Бөгелмәдә яшәвен генә җиткергән. Рома әйтүенчә, ул үзе дә әлеге шәһәрдә туган. Ләкин әнисе аны бала табу йортында ук ташлап калдырган.
Ул әтисе - Гордиенко Андрей Александрович һәм әтисе ягыннан әбисе Гордиенко Клавдия Киртулаевна тарафыннан тәрбияләнгән. Бөгелмәдән Чиләбе өлкәсендәге бер шәһәргә күченгәннәр. Ләкин әтисе белән әбисен берничә ел элек хөкем иткәннәр. Әбисенә иреккә чыгарга 7 ел калуы ачыкланган. Ә әти кешенең кайда утыруы әлегә билгесез.
Малайны, якыннары ирегеннән мәхрүм ителгәч, Чиләбедә яшәүче ниндидер Любовь Ждановская тәрбиягә алган. Рома аңа да "әби", дип дәшкән. Соңгы вакытка кадәр шуның белән яшәгән. Февральдә аның "әбисе" үлгән. Ә аның туганнарына Романың кирәге калмаган. Шуңа да алар малайны Оренбург өлкәсенә алып килеп, станциядә ташлап калдырган.
Рома хәзер "Гармония" социаль-тернәкләндерү үзәгендә. Ул тыныч, еламый, ди. Барысын да гадәти хәл буларак кабул итә. Малай шулай ук колониядәге әбисенең Түбән Новгородта кыз туганы булуын да җиткергән.
Укытучылар әйтүенчә, малай мәктәптә дә укымаган. Хәзер аның документларын торгызу эше бара.
Рома Харламов һәм аның туганнары турында мәгълүматлы булучылар: (3532) 64-15-49 яки (3532) 44-01-57 телефоннары аша "Гармония" үзәгенә шалтыратсын иде.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рома харламов