Күрше районның авыл имамы кар астында калган
Чирмешән районы Әмир мәчете имамы Люцир хаҗи Зыятдиновны ашыгыч рәвештә Әлмәт больницасына озатканнар.
Мәчеткә керү юлын, козырекны-япманы чистартканда, кар ишелеп, ул кар астында калган, нык имгәнгән, хәле авыр.
Аңа операция дә кирәк, диләр. Аның, табиблар һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тизрәк савыгуын, аякка басуын телибез, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы сайты.
http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/mir-mchete-imamy-kar-astynda-kalgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев