КЫЗЛАР 8 Мартка НИНДИ БҮЛӘК КӨТӘ?
Әлеге язма егетләр өчен! 8 март турында булса да! Чөнки без биредә кызларның 8 мартка нинди бүләк көтүләре турында сөйләшәчәкбез! Бу сорауга җавапны кызларның үзләреннән да яхшырак белүче булмас. Шуңа күрә без тоттык та, алардан турыдан бәреп сорарга булдык.
Сораштыруда төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулы 23 кыз катнашты. Та-да-даааам! Беренче урында – чәчәкләр. Бигрәк тә лалә чәчәкләре (тюльпан)! Без сораштырган кызларның һәр икенчесе 8 мартка егетләрдән нәкъ менә әлеге чәчкәләрне көтүләрен әйтте. Аны алгач, без тәкъдим иткән исемлектән берәр (яки икешәр, өчәр…) шәп бүләкне сайлап аласыз да, вәссалам! Әниегез/әбиегез/сеңлегез/апагыз/сыйныфташыгыз/йөргән кызыгыз/хатыныгыз/кызыгыз/хезмәттәшегезне сөендерәбезме?
Нәтиҗәләр:
Телефон – 1
Гөл – 1
Йомшак уенчык – 2
Духи – 3
Берәр иҗади мастер класска сертификат – 2
Театр, кино, музейга билет – 6
Сумка – 2
Телефонга чехол – 1
Песи баласы – 1
Косметика, яки аны алырга сертификат – 3
Фитнеска абонемент – 3
Кулны сорау – 2
Чәй сервизы – 1
Китап – 4
Канцелярия товарлары – 1
Кулдан эшләнгән әйберләр – 3
Кофе – 2
Шарф – 4
Парашюттан сикерергә сертификат – 1
Чит илгә юллама – 2
Ежедневник, блокнот – 4
Тәмле әйбер – 2
Акча – 1
Ял көннәренең күбрәк булуы – 2
Эштән премия – 2
“Минем өчен кредитны түләп бетерсеннәр иде” – 1
“Ял көннәре күбрәк булсын!” – 2
Чыганак: http://yalkyn.com/tejribe/33720/
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев