Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күзәтүчеләр Татарстанда тавыш бирүнең беренче көннәрендә хокук бозу очрагын тапмады

Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең беренче көннәрендә хокук бозуны ачыкламады. Бу хакта Татарстан Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов белдерде.

 

«Тавыш бирү тыныч шартларда уза, хокук бозулар юк», — дип сөйләде Павел Соломонов.

Күзәтүчеләр корпусының төбәк ситуацион үзәге көн саен барлык сайлау участокларыннан мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүмат җыя, дип билгеләп үтте «Чиста сайлаулар өчен» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Тимур Какохо.

Ул социаль челтәрләрдә тавыш бирү барышында мөмкин булган хокук бозулар турында ике мәгълүмат чыкты, дип өстәде. Беренче шикаять журналистны сайлау участогында эшкә кертмәү белән бәйле иде.

«Аны беркем дә чикләмәде. Безнең күзәтүче сүзләренчә, журналист сайлау участогына узган, шунда ук урнага килгән, анда саклану чаралары булмаган, нәрсәнедер фотога төшерергә тырышкан. Соңыннан ул участоктан китте», — дип сөйләде Тимур Какохо.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/27-06-2020/k-z-t-chel-r-tatarstanda-tavysh-bir-ne-berenche-k-nn-rend-hokuk-bozu-ochragyn-tapmady-5752581

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев