Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалар китапханәсе хезмәткәрләре физик мөмкинлеге чикле балаларга күңел җылысы бүләк итте (ФОТОЛАР)

Халыкара инвалидлар көне ярдәмгә мохтаҗ булган балалар үрнәгендә безнең  рухи яктан көчле һәм тормышта нык булырга тиешлегебезне искәртә. Ю. Гагарин исемендәге  балалар китапханәсе китапханәчеләре 14-нче номерлы коррекция мәктәбе укучылары өчен әкият герое Петрушка катнашуында, шулай ук «Күңелле маймыллар», «Яраткан дискотека», «Көлдергеч» кебек күңелле уеннар  белән чын бәйрәм әзерләделәр. Балалар «Геройны танып бел», «Рифманы дөрес әйт» дип аталган шаян биремнәр башкардылар, танып-белү викторинасы сорауларына җавап бирделәр, китаплардан табышмаклар чиштеләр.


 Шулай ук бу көнне «Дари Добро» җирле иҗтимагый оешмасы тәрбияләнүчеләре өчен «Балаларга елмаю бүләк ит» дигән бәйрәм-уен программасы уздырылды. Бәйрәмгә балалар янына кунакка әкият геройлары Мальвина, Буратино һәм Төлке-Алиса килде. Алар балалар белән «Көйне тап», «Әкияти табышмаклар», «Сүзләрнең киресе», «Хайван булып күрсәт», «Музыкаль гимнастика», «Бияләйнең парын тап», «Комплимент шарлары» кебек кызыклы уеннар үткәрделәр. Чара буена китапханәчеләр балаларга чын күңелдән үзләренең күңел җылысын, мәхәббәтләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. 

Галимова Ләйсән

китапханә методисты   

Фотолар китапханәдән      

                                                                        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев