Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучылары Бөтенроссия конкурсында уңышлар яулады

2017 елда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә 10 ел тулу уңаеннан социаль-мәдәни инициативалар Фонды Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Мәскәү шәһәре Мәдәният департаменты һәм «РОСИЗО» Дәүләт музей-күргәзмә үзәге катнашында «Гаилә-Россия җаны»дигән темага Бөтенроссия сәнгать эшләре конкурсын уздыру турында игълан итте.


Проектны уңышлы үткәрү һәм күргәзмәгә килүчеләрнең күп санлы уңай фикерләре «Гаилә – Россия рухы» проектының ел саен үткәрелүенә нигез булып тора.

2019 елда «Гаилә – Россия рухы» Бөтенроссия сәнгать эшләре конкурсына Россия Федерациясенең 75 субъектыннан 3000гә якын эш керде, шул исәптән 500ләп профессиональ рәссамнан, 300гә якын һөнәри булмаган рәссамнан, сәнгать югары уку йортлары студентларыннан 100 дән артык эш һәм 2000нән артык яшь рәссам эше.

Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм күргәзмә каталоглары тапшырылды.


Җиңүчеләр арасында эшләре Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучылары да бар иде:
Косарев Михаил (укытучысы Кудашева К.Н.)
Глухова Ульяна, Җәлилова Самира, Уланова Дарья (укытучысы Толстова Э. С.)

Габидуллина Карина (укытучысы Постнова Т. Г.)

 

Фото: Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев