Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск халык театрының алыштыргысыз артисты Энҗе Мусина вафат

Лениногорскиның Р. Шиһап исемендәге халык театрының оста артисты Энҗе апа Мусина вафат. Бу хакта Мәдәният сараеннан хәбәр иттеләр.

Энҗе апа Мусина - лениногорскилыларга яхшы таныш. Аның алыштыргысыз артист дип бәяләп була. Һәрвакыт җор телле, күрешкәндә күңелгә җылы сүзләр әйтә иде.

Аның шаян һәм күңелле шигырьләренә кем генә битараф калды икән. Оста шигырь сөйләүче иде...

Энҗе апаның рольләрен дә хәтерлибез. Олы яшьтә булуына карамастан, сәхнәдә спектакльләрдә яратып, бөтен барлыгы белән рольләрне башкарды.

Урыны оҗмахта булсын.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев