Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда узган «Нәүрүз» бәйрәменә Мәскәүдән дә кунаклар килде (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда үзбәк, әзәрбайҗан, таҗик милләтеннән булган диаспоралар катнашында күргәзмә һәм «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде.

Иң беренче итеп, килгән халык Мәдәният сараеның фойесында таҗик, үзбәк, татар, әзәрбайҗан халкының милли ризыкларыннан, кул эшләреннән торган күргәзмәне карады. Күргәзмәдә лениногорскилыларның кул эшләрен күрергә була иде. Шулай ук  Лениногорскиның "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы да үз өстәлен калфаклар, дисбеләр һәм тәм-томнар белән бизәп куйган, пәхләвә, коймаклар пешереп килгәннәр. 

Күргәзмәдән соң концерт залына юнәлде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов барысын да бәйрәм белән котлады һәм әлеге бәйрәмнең инде шәһәребездә 10 елдан артык үткәрелүен әйтте. «Шәһәребездә күпмилләтле халык яшәсә дә, төрле динне тотса да, әлеге бәйрәм барлык милләт кешеләрен берләштерә. Аны халыкара бәйрәм дип атасак та ялгыш булмас. Әлеге бәйрәм яз җитүен ассызыклый. Табигать уяна, авыл хуҗалыгы өлкәсендә чәчү башлана дигәнне аңлата. Барчагызга да сәламәтлек, бәхет телим», — диде ул. 

Илебез өчен җиңел булмаган вакыйгаларга, якташ ир-егетләребезнең махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүләренә тукталып, аларның илебез өчен биргән гомерләрен, батырлыкларын онытмаска өндәде. Гуманитар ярдәм җыючыларга да олы рәхмәтен җиткерде. «Халык бердәм, дус-тату булып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәндә җиңүгә өмет бар. Җиңү килсен. Балаларыбыз, оныкларыбыз киләчәктә тыныч тормышта яшәвен телим», - ди Рәгать Хөсәенов.

Шуннан соң сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, районның «Бирлик» Әзәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Мустафа Мустафаев, «Самол» таҗик милли-мәдәни автономиясе рәисе Низаметдин Эшонов, «Дуслык» үзбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Шах Абдуллаев чакырылды.

Алар һәрберсе килгән халыкны «Нәүрүз» бәйрәме белән котлады. Күңелендә булган изге теләкләрен җиткерде. «Бирлик» Әзәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Мустафа Мустафаев барлык әзербайҗан халкы исеменнән район башлыгы Рәгать Хөсәеновка башлык (папаха) белән хәнҗәр (кинжал) бүләк итте. 

Бәйрәм шәһәрнең үзешчән артистлары, иҗат коллективлары чыгышы белән үрелеп барды. Махсус кунаклар булып Әзәрбайҗан җырчысы, халыкара конкурслар лауреаты, Баку шәһәреннән Асиф Бакинский, Мәскәү шәһәреннән «Карабах» хореография ансамбле килгән иде.

Рамия Гарифуллина һәм Лениногорск мэриясе фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев