Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск муниципаль районында “Зөбәрҗәт туй” тантанасы

8 декабрьдә Лениногорск шәһәрендә гаилә бәйрәмен билгеләп үтүче Вилдановлар өчен Мендельсон маршы яңгырады

Инзир Йосып улы белән Нурсидә Сабирҗан кызы бала чактан ук бер-берсен белеп үсәләр. Еллар узган саен бала чак дуслыгы мәхәббәткә әверелә. Һәм 1963 елның 2 нче декабрендә алар беренче тапкыр бер-берсенә ир белән хатын сүзләрен әйтеп,  Лениногорск районы Тимәш авылында никахларын рәсми рәвештә терки. 
Алар өч бала үстереп, үзләренең гомер буена туплаган тормыш тәҗрибәләрен оныклары белән дә бүлешәләр.

Бүлек белгечләре юбилярларны чын күңелдән котлап юбилей таныклыгы тапшырды. Шулай ук юбилярлар Лениногорск районының гаилә бәйрәмен билгеләп үтүче парларның Почет кенәгәсенә имзаларын куйдылар.

Тантанага Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары  Гөлфирә Рафикова да чакырылган иде. Ул Вилдановлар гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә бәхете теләп район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.


Лениногорск районы ЗАГС бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X