Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск музее Билгесез солдат көнен искә алды (ФОТОЛАР)

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее Билгесез солдат көненә чара уздырды.


3 декабрь – Билгесез солдат көне. Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда ел саен әлеге датага багышлап чара үткәрелә.
Кемдер туган җиренә кайта алган, кемдер билгесез җирдә ятып калган. 50, 60, 70 елдан соң да солдатлар турындагы мәгълүматны музей экспонатлары сөйли.

Музейга 7нче мәктәп һәм Лениногорск политехник колледжы укучылары килде. Алар мәгълүматны кызыксынып тыңлады. Музей хезмәткәрләре очучы Х.Хәнипов турында, Буслаев һәм Константиновның медальоннары табылу хакында сөйләделәр.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елдан артык вакыт узса да, хәбәрсез югалган солдатларның һәлак булган урыннары якыннарын гел борчып тора.

 

Лениногорск Туган якны өйрәнү музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев