Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында сыер савучысы Елена Емельянова җиңү яулады

Тататарстанның Тукай районында машина белән сыер саву операторлары арасында быел 50нче республика конкурсы үтте. Анда 43 районның савымчылары катнашты.

Конкурсантларны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәламләгән. Лениногорск районыннан терлекчелектә 14 ел эшләүче Елена Емельянова бәйгегә барды.

Ул «Август-Лениногорск» агрофирмасы хезмәткәре, менә 11 ел сыер савучы булып эшли. Федотовка авылыннан булган Елена ханым һөнәргә әнисе эзе буенча килгән, әнисе терлекчелектә эшләгән. Аның мондый конкурста беренче тапкыр катнашуы. «Конкурс өч этапта узды. Башта катнашучыларның теоретикяктан белемнәрен тикшерделәр, икенче өлештә саву залында сыер савуда көч сынаштык, ә өченче этапта сыер саву аппаратын сүтеп — җыярга кирәк иде», — ди Елена Емельянова.

Теоретик өлештә 20 сорауга язмача җавап биргәннәр. Әлбәттә, һәрвакыт эштә мәшгуль булган терлекче өчен теория сорауларына җавап бирү җиңел түгел. Көн дә шул эш булгач, практиканы җайлы алып баралар. Ә сыер саву аппаратын жюри каршында сүтеп-җыю — шулай ук җиңел түгел. «Каушата инде. Шулай да ялгышлыклар җибәрмәскә тырыштым», — ди Елена.

Нәтиҗәдә ул 40 яшьтән алып һәм аннан да өлкәнрәкләр яшь категориясендә беренче урынны ала. Хезмәткәргә эшендә уңышлар теләп калабыз.

Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев