Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы ата-аналарының хокукый грамоталыгы буенча клуб утырышы

Лениногорск муниципаль районының ата-аналар клубының чираттагы утырышы булды. Ул «Лениногорск балалар йорты» базасында узды. Чарада катнашу өчен илледән артык опекун, попечитель һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар җәлеп ителде.

Төп темалар булып алимент йөкләмәләре, баланың мөлкәтеннән файдалану тәртибе һәм аның сакланышын тәэмин итү, ятим балаларны торак урыннары белән тәэмин итү тәртибе торды.


Юристлар ата-аналарга опека һәм попечительлек турындагы гамәлдәге кануннарның, шулай ук ятим балаларга социаль ярдәм күрсәтүгә гарантияләрне күздә тоткан законнарның нигезләмәләрен аңлатты. Ата-аналарны  алимент йөкләмәләре буенча бурычлыларны җаваплылыкка тарту мәсьәләләре, балигъ булмаганнарның акчалата чараларыннан файдалану тәртибе, торак бинада баланың вакытлыча булмавы чорында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, баланы торак урыны белән тәэмин ителергә тиешле ятим балалар исемлегенә кертү өчен гариза бирү  кебек сораулар каралды.


Чарада катнашучыларга мәгълүмати, методик ярдәм күрсәтү максатыннан брюшоралар һәм белешмәлекләр  таратылды.  Әлеге чара кысаларында һәр катнашучыга үз фикерен белдерә алды һәм квалификацияле шәхси психологик-педагогик һәм юридик консультация алу мөмкинлегеннән файдаланды.

Мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев